Халык санын
алу һәрвакыт илнең социаль тормышы, яшәү, эшләү шартлары, милләтнең зур яки
кече булуын чагылдыра торган көзге хезмәтен үтәде. Быелгы халык санын алу татар
халкының бүгенге халәтен һәм киләчәген яктыртачак. Ә безнең
кайда ничек, ни рәвешле яшәвебезне җанисәп нәтиҗәләре күрсәтәчәк.