Казанда икенче тапкыр ачык Коръән бәйгесе уздырылды - 7 Мая 2010 - Медресе "Мухаммадия"
AR TT EN
| RSS

Главная
Меню сайта
Категории раздела
Новости в Татарстане [21]
Последние новости из Татарстана
Новости в России [15]
Новости из субъектов России
Новости в мире [19]
Мировые новости
Новости в медресе [82]
Новости в медресе
Translate
Наш опрос
Как вы относитесь интернет знакомствам?
Всего ответов: 115
Главная » 2010 » Май » 7 » Казанда икенче тапкыр ачык Коръән бәйгесе уздырылды
Казанда икенче тапкыр ачык Коръән бәйгесе уздырылды
22:32
Казанда 2-3 майда икенче тапкыр ачык Коръән бәйгесе уздырылды.
Билгеле булганча, Татарстан башкаласында тәүге тапкыр кызлар арасында ачык Корьән бәйгесе моннан ике ел элек 2007 елның 10-11 мартында үткәрелгән иде. Ул чакта анда бөтен Россиядән 70 мөслимә катнашты. Быел исә конкурска 95 заявка килгән. Икенче турга аларның 26сы үтте. Бәйгедә катнашырга теләк белдергән иң яшь мөслимәгә – Мордовиянең Аксеново Гайшә Бәдретдиновага алты яшь. Ул Коръәннең ахыргы җүзен ятлаган.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Казан бәйгесе Россиядә халыкара стандартлар нигезендә уза торган бердәнбер бәйге булып тора. Жюрига Күвәйт ислам фәненә булышлык итүче фонд җитәкчесе Шәех Хәмәд әл Синанның рәислек итүе дә конкурсның югары дәрәҗәдә оештырылуы турында сөйли. РИУ каршындагы Корьән-хафизлар әзерләүче үзәк җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров сүзләренчә, Казан бәйгесе Бөтендөнья Корьән-хафизлар әзерләүче оешма белән РИУ арасында төзелгән килешү нигезендә уза.
Билгеле булганча, гарәп илләрендә Корьәнне яшьтән ятлау-өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Казанда узучы бәйге үз алдына Россия Корьәнне яттан белүче (аларны икенче төрле Корьән-хафизлар дип атап йөртәләр) нәфис затларны әзерләү бурычын куя. Корьән-хафизлар үз чиратында яшь буынны югары әхлак принциплары нигезендә тәрбияләүне күз алдында тота.
Удмуртия, Мордовия, Дагыстан, Пенза, Төмән, Новосибирск өлкәләреннән, Татарстанның барлык төбәкләреннән җыелган кызлар осталыкларын 4 номинациядә күрсәтте. Корьәннең бер, ике, өч, дүрт, биш өлешен (җүзен) яттан сөйләде.
Шулай итеп, "Гаммә” җүзен белү буенча номинациядә беренче урынны "Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән Мәдинә Шәрәфетдиновага, "Гаммә” һәм "Тәбәрак” җүзен белү буенча номинациядә Әлмәттән Хәдичә Мөфлиханова һәм Теләче районыннан Зәйнәб Яруллинага бирелде. Коръәннең ахыргы өч җүзен иң яхшы белүче дип - РИУның Коръән хафизлар әзерләүче үзәге шәкерте Нәргизә Кариева, Пензадан Нурия Бибарсова, Коръәннең ахыргы өч җүзен иң яхшы белүче булып РИУның Коръән хафизлар әзерләүче үзәге шәкерте Рамилә Каюмова танылды.


http://musulman.su
Просмотров: 771 | Добавил: flower | Рейтинг: 5.0/1 |
Рубрики сайта
Друзья сайта
  • Ислам.ру
  • ИсламNews
  • Ислам в РФ
  • Аль-Азхар
  • Мухтасибат г.Наб.Челны
  • Муслима.ру
  • Союз мусульманок РТ
  • Палестина.ру
  • Исламский колледж
  • Инфо-ислам
  • Nikahrt.ru
  • Ислам в Белоруссии
  • Ислам в Кузбассе
  • Закабанная мечеть
  • Мусульмане Касимова
  • Мусульманское ТВ
  • Как нас найти

    РФ, Республика Татарстан,

    г.Казань, ул.Тукая 34

    тел. 8(843)293-17-06

    Наши Реквизиты

    Статистика

    Онлайн всего: 3
    Гостей: 3
    Пользователей: 0
    Счетчики
    статистика SpyLOG
    ©2012 Официальный сайт Казанского Высшего Мусульманского Медресе "Мухаммадия
    Создать сайт бесплатно