Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын - 4 Ноября 2011 - Медресе "Мухаммадия"
AR TT EN
| RSS

Главная
Меню сайта
Категории раздела
Новости в Татарстане [21]
Последние новости из Татарстана
Новости в России [15]
Новости из субъектов России
Новости в мире [19]
Мировые новости
Новости в медресе [82]
Новости в медресе
Translate
Наш опрос
Как вы относитесь интернет знакомствам?
Всего ответов: 112
Главная » 2011 » Ноябрь » 4 » Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын
Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын
22:08
Корбан гаете котлы булсын! Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләребезне дә иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм. Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Корбан чалу — кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз. Мөселманнар, Ибраһим пәйгамбәребезнең (г.с.) юлын дәвам итеп, рухи-әхлакый камиллеккә, бер-берсенә хәерхаһлы булуга ирешә. Әлеге бәйрәм республикабыздагы халыкара дуслыкны, бердәм хезмәттәшлекне ныгытуга, мөселман өммәтен берләштерүгә ярдәм итүенә чын күңелдән ышанам. Ихластан татарстанлыларны Корбан гаете белән тәбрик итәм. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп әйләсә иде. Кылган догаларыбызны, изгелекләребезне биргән сәдакаларыбызны һәм дә инде чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылып, калебләребезне бәйләп, мөселман өммәтен берләштерсә иде. Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗОВ
Категория: Новости в Татарстане | Просмотров: 191 | Добавил: flower | Рейтинг: 5.0/1 |
Рубрики сайта
Друзья сайта
  • Ислам.ру
  • ИсламNews
  • Ислам в РФ
  • Аль-Азхар
  • Мухтасибат г.Наб.Челны
  • Муслима.ру
  • Союз мусульманок РТ
  • Палестина.ру
  • Исламский колледж
  • Инфо-ислам
  • Nikahrt.ru
  • Ислам в Белоруссии
  • Ислам в Кузбассе
  • Закабанная мечеть
  • Мусульмане Касимова
  • Мусульманское ТВ
  • Как нас найти

    РФ, Республика Татарстан,

    г.Казань, ул.Тукая 34

    тел. 8(843)293-17-06

    Наши Реквизиты

    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Счетчики
    статистика SpyLOG
    ©2012 Официальный сайт Казанского Высшего Мусульманского Медресе "Мухаммадия
    Создать сайт бесплатно