Рамазан шәриф мөбарәк булсын!
01.08.11 Барлык мөселман кардәшләрне Изге Рамазан ае башлану белән котлыйбыз. Бу изге айда өйләрегезгә бәрәкәт иңсен, гаиләләрегездә татулык хөкем сөрсен. Саулык-сәламәтлектә уразалар тотып, саваплы гамәлләр кылып, Рамазан аен изгелектә, иманлыкта үткәрергә язсын! Рамазан ае — һәр мөселманның көтеп алган ае. Әлеге ай — имтихан, барлык гөнаһлардан арыну, пакьләнү, уйланулар ае. Бу көннәрдә кешеләргә ачык йөзне кызганмау, мохтаҗларны искә төшерү, ярлыларга шатлык бүләк итү, туганнарыбызның хәлләрен белү, аларны Рамазан ае белән котлау – бик саваплы эшләр. Киләчәк изге Рамазан аенда безгә Аллаһтан рәхим-шәфкать, аннан ярлыкауны, һәр йортка, һәр гаиләгә, һәркайсыбызга бәхет һәм муллык иңдерүен сорыйбыз. Раббыбыз безнең җәмгыятьне төрле бәла-казалардан, бәхетсезлек һәм ярлылыктан сакласын иде. Аллаһы тынычлык, иминлек һәм сынауларда түземлек насыйп әйләсен "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе җитәкчелеге. |